Шварцвальд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шварцвальд latin yazuında])

Шва́рцвальд (алман. Schwarzwald — «кара урман») — Германиянең көньяк-көнбатышындагы Баден-Вюртемберг җирендәге тау массивы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рейн агымы буенча төньяктан көньякка таба җәелеп ята. Иң югары ноктасы - Фельдберг тавы, биеклеге 1493 м. Нигездә куе ылыслы урманнар белән капланган. Территориясендә күпсанлы матур тау күлләре урнашкан. Еш кына минераль су чыганаклары да очрый. Шул сәбәпле анда курортлар урнашкан (мәсәлән, Баден-Баден һәм Баденвейлер курортлары). Шварцвальдта Аурупада зурлыгы буенча икенче урында торучы елга - Дунай башлангыч ала.